Булдырасыз, кыр батырлары!
«Корылык булгач, быел иген уңышы мактанырлык булмады, шулай да бөртегенә кадәр җыеп алырга тырыштык», – диләр игенчеләр. Күренеп тора тузан кунган, талчыккан йөзләрендә тырыш хезмәттән алган шатлык балкый. Ни дисәң дә, урып-җыю төгәлләнеп килә, игеннәрне соңгы гектарлардан җыялар.
Район башлыгы Фаил Камаев белән урып-җыюның барышы белән танышканда, комбайнчыларга, ашлык ташучы шоферларга чираттагы акчалата бүләкне тапшырганда кырларда әнә шундый халәткә тап булдык. Район җитәкчесе, кайда гына булмасын, игенчеләрнең күңелен күтәрергә тырышты, рәхмәт сүзләрен әйтте.