Туган тел – хәзинә
Тукай районында нинди генә милләтләр яшәми?! Һәрберсенең үз теле кадерле, әмма, татарлар арасында гомер иткәнлектән, татарчаны белергә тырышалар, һичьюгы, аңларга омтылалар. Район башлыгы Фаил Камаев белән кырларда йөргәндә дә комбайнчыларның кайберләре чуаш, урыс, мордва, әрмән булуларына игьтибар иттем. Барысы да җитәкчене йотылып тыңладылар, татарча да русча да яхшы аңлыйлар. Авылларда да күп төрле милләт вәкилләре яши. Әйтик, Яңа поселогында мариларны очраттым, Исламгәрәевлар Башкортстаннан килеп төпләнгәннәр, татарчаны су кебек эчәләр.