Кайда күпме сөт савыла
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 майга район буенча көнлек тулаем савым 95,5 тонна тәшкил итә. Бу узган елгыдан 9,5 тоннага артык. Бүгенге көндә бер сыердан уртача 18,1 килограмм сөт савып алына. Һәр көнне фермалардан 90,5 тонна, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 14,5 тонна сөт заводларга озатыла.