Алар олы ихтирамга лаек
Һәр кешенең күңелен кузгатучы олы бәйрәм якынлашкан көннәрдә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә без районда яшәүче ветераннарыбыз белән күрештек, аларны Җиңү көне белән котладык.
Бөек Ватан сугышына Чаллы районыннан барлыгы 14 мең 364 кеше китә. Кызганыч, аларның 8 мең 565е генә кабат әйләнеп кайта, калганнар яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Бүгенге көндә районда дәhшәтле сугышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган 7 сугыш ветераны, элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны, 242 тыл хезмәтчәне яши. Ни кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара. Исән булган каһарманнарыбызның да күбесе инде бүген авырып, урын өстендә ята. Бүген алар ачы күз яшьләре аша сугыш елларын хәтерләрендә яңарта, җиңүнең нинди авырлыклар бәрабәренә килгәнен яшь буынга төшендереп калырга тырыша.