Күңеле изгелектән тукылган
Аны авылдашларыбыз, ихлас күңелдән яратып, безнең «скорая помощь» дип йөртәләр. Юкка тагылмаган аңа бу кушамат. Вәсилә Маннанова Минзәлә медучилищесын тәмамлаганнан соң гомере буе шәфкать туташы булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач туган нигезенә – Күзкәй авылына кайтып өйләрен яңартты. Бүген ачык йөзле, җор телле Вәсиләбез авылдашларга ярдәм итеп, авылның җәмәгать тормышында актив катнашып, кайнап яши. Кемгә укол ясый, кемгәдер Минзәләдән яисә Чаллыдан дару алып кайтып бирергә кирәк, кемдер район больницасына барырга аптырап йөри – Вәсиләнең машинасы «җигелгән», гадәтенчә, ярдәмгә ашыга.