Куркыныч маневр
Алда барган машинаны узу – юлда иң куркыныч маневр-ларның берсе. Бу вакытта автомобиль, бердән, югары тизлектә хәрәкәт итә, икенчедән, каршы юнәлештәге полосага чыга. Алдагы машинаны узып өлгерәсеңә бераз гына шикләнсәң дә, бу маневрга алынмавың яхшы. Ләкин, кызганычка каршы, бар кеше дә болай уйламый шул – алар каядыр ашыга. Менә шул ашыгуның кеше гомеренә торачагын күз алдына китерми. Актив хәрәкәт вакытында машина йөртүчеләр чынбарлыктан читләшә һәм бу трассада куркыныч хаталар ясауга китерә. Онытмагыз, сез үзегезне нык оста йөртүче һәм сезнең осталыгыгыз чиктән ашкан дип уйлый башлыйсыз икән, бу сезне һәлакәткә юлыгу көтә дигән сүз.