Мәңге үлмәс аның җырлары
Татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Бәтке урта мәктәбендә «Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.