Балалар җимлек ясый
Салкын кышларны кичү кешеләргә дә җиңел түгел, ә кечкенә җан ияләре – кошларга бу ел фасылын исән-имин чыгу аеруча кыен.
Аларга ярдәм итәргә, табигатькә карата мәрхәмәтле булырга кечкенәдән өйрәтү мөһим. Районыбыздагы балалар бакчаларының барысында да диярлек ишегалларына кошлар өчен җимлекләр эленгән. Мәктәпләр, экологик берләшмәләр дә бу чарадан читтә калмый.