Үзенчәлекле хезмәт
Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов һөнәри бәйрәм алдыннан үткән ел нәтиҗәләре турында сөйләде. 2020 елда барлыгы федераль законнарны бозуның 832 очрагы ачыкланган, 3871 мең сумлык 41 дәгъва хаты судка җибәрелгән, 224 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 31е кисәтелгән, 30ы административ җаваплылыкка тартылган. Гомуми күзәтчелек нәтиҗәләре буенча 4 җинаять эше кузгатылган. Җинаять-процессуаль эшчәнлеккә күзәтчелек өлкәсендә 208 хокук бозу очрагы ачыкланган, 223 җинаять эше буенча гаепләү хупланган, прокуратура хезмәткәрләре 80 гражданлык һәм административ эш буенча судта катнашкан.