SALE: акчаны ничек юк-барга әрәм итмәскә?
Акча санаганны ярата. Кеше генә аны гел санап тормый. Кычкырып торган «ташлама» дигән сүзне күрүгә, барлы-юклы байлыгын таратырга әзер ул. Имеш, шулай отып кала, теге яки бу нәрсәнең үз бәясеннән күпкә азрак түли. Бәясенә алданып, кирәгеннән артык әйбер җыеп, чынлап та, отабызмы икән соң без?