Иң матур бизәлгән җирлек
Авыл җирлекләре арасында территорияне Яңа елга әзерләү буенча «Тылсымлы кыш» бәйгесе үтте. Әзерлекне район комиссиясе карады һәм бәяләде. Ул бизәлешнең үзенчәлекле булуына, креативлыгына, Яңа ел атрибутларының күплегенә, фигураларның сыйфатлы итеп ясалуына игътибар итте. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды. Җиңүчеләр район Чыршы бәйрәмендә бүләкләнде.