Президент бүләге
Яңа ел алдыннан районга РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе, район кураторы Эдуард Вафин килде. Ул район Советы депутатлары утырышында катнашты, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән барлык тукайлыларны Яңа ел белән котлады. Аннары Яңа Троицкий җирлегендә яшәүче сугыш ветеранын бәйрәм белән тәбрикләде.