Күңеле дә, кулы да йомшак
Таулар – Боерган авыл җирлегенә керә. Табигате матур, шәһәргә якын. Шуңа күрә җәйләрен ял итәргә кайтучылар күп була. Авылдагы ФАПка рәсми рәвештә 113 кеше беркетелгән булса да, фельдшерга мөрәҗәгать итүчеләр күпкә артык. Фельдшер Нурсинә Мифтахова елына меңнән артык кешене кабул итә. Үткән ел, әйтик, аңа 1017 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуның 734е ФАПка үзе килсә, 283енең өенә барып медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән. Авыру буенча исәптә торучы 28 кешенең һәм больницада ятып дәваланган кешеләрнең сәламәтлеген даими күзәтеп тору да фельдшер вазифасына керә.