Авылларда – каз өмәләре
Быел чир таралу куркынычы янаганлыктан һәм саклык чараларын үтәү катгый куелганлыктан, элекке еллардагы кебек гармуннар уйнатып, шау-гөр үк китереп уздырмадылар каз өмәләрен. Әмма халкыбызның борынгыдан килгән йола-бәйрәмен читтә калдырып та булмый. Кош-корт үстергән йортларда тыйнак кына булса да өмәләр үтте. Йоласын да оныттырасы килми, ишегалды тулып үскән каз-үрдәкләрне урнаштырасы да бар бит. Хәзер, әнә, районда көзге ярминкәләр бара.