Суда, суда, суда йөзәләсеңме?..
«Акчарлак» бассейны – Круглое Поленың бизәге һәм социаль әһәмияткә ия спорт объекты. Биредә суда йөзү буенча спорт төркемнәре эшли. Круглое Поле, Бәтке, Мәләкәс, Түбән Суыксу мәктәпләрендә укучы балалар физкультура дәресләренә шушында килә һәм теләп шөгыльләнә.