Кырык еллык укытучы хезмәте
1966 елның ак карга төренгән декабрь ае. Үрәчәле чанага мул итеп салам түшәгән, толып белән калын шәл салган кучер Минзәлә педагогия училищесының база мәктәбе саналган Иске Абдул мәктәбенә өч айлык практикага алып китә Клара Хөсәенованы. Авыл матур. Коллектив әйбәт каршы ала. Еллар үткәч, ветеран укытучы Халисә Гарипова районнарының «Якты юл» газетасына менә ничек язып чыгачак ул көннәрне: «Математика буенча практика узарга җибәрелгән Клара Тимер кызын минем класска беркеттеләр. Тыйнак, чибәр кыз кыска гына вакыт эчендә үзенең тырышлыгын, осталыгын күрсәтеп өлгерде. Укуын тәмамлагач та безнең мәктәпне сайлады. Бүген инде ул олыны олы, кечене кече итә белүче, укучыларның да, укытучыларның да әнисе ролендәге мәктәп директоры!..»