Җаныбыз да, йокыбыз да тыныч
Мин 1984 елның 25 январеннан бирле Калмаш авылының Зөфәр Галиев урамындагы 22нче йортында яшим. Биредә яшәүчеләрнең күбесе миннән алда килеп урнашкан кешеләр. Шул вакыттан бирле йортыбызда капиталь ремонт ясалганы булмады. Яңгыр яуса, түбәдән шаулап су акты. Торак-коммуналь хуҗалыгы оешмасы да берни эшли алмады. Хәтерлим, 2018 елның 9 августы көнне бик көчле яңгыр булып, бөтен йортны, подъездны су басты. Шушы көннән соң мин түбәне яптыру артыннан йөри башладым. Кайларга гына язмадым икән. Телевидение дә чакырттым, тик үзгәреш булмады. 2019 елда авыл җыенында бу хакта сөйләдем, аннан соң да кызыксынучы, килеп караучы күренмәде. 2020 елның февраль аенда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев безнең авыл халкы белән очрашуга килде. Мин аңа хәлне аңлатып, гозеребезне җиткердем. Ул ничек тә йортның түбәсен ябарга кирәклеге турында фикерен әйтте.