Йөзенче бала
Гөл, чәчкә тирә-юньне ямьли, күзләрне иркәли, хуш исе җанга рәхәтлек бирә. Нарасый, сабый, балалар да нәкъ шулай ук. Юкка гына: «Балалар – тормыш чәчәкләре» димәгәннәр. Үзвакытында тиешле тәрбия күреп үскән балалар гаилә, җәмгыять тоткасы, милләтнең киләчәге. Җәмгыятебезнең тотрыклы, киләчәгебезнең өметле булуы ата-аналардан тора. Яшерен-батырын түгел, илебездә демографик хәл кискен тора – туучылар саны азая, үлүчеләр арта. Шундый вәзгыять хөкем сөргән вакытта матур хыяллар, якты өметләр белән яшәүче күп балалы тату гаиләләрнең булуы киләчәккә ышаныч уята. Яңа Троицкое авыл җирлегенә кергән Суровка авылында яшәүче Алевтина Борисовна белән Евгений Васильевич Титинечколарның биш ай элек алтынчы балалары дөньяга килде.