«Кеше язмышына битараф түгелбез!»
Россиядә беренчеләрдән булып сугыш вакытында госпитальдә эшләгән шәфкать туташларын, хәрби табибларны волонтер дип әйтергә мөмкин. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, башкаларга ярдәмгә ашыгучы миһербанлы затлар. Гомумән алганда, волонтер – күңел кушуы буенча башкаларга ярдәм итүче кеше. Без аларны джинс чалбардан, башына кепка-каскетка, бейсболка, өстенә футболка кигән егет-кызлар итеп күрергә күнеккәнбез. Чыннан да, волонтерлар, күпчелек вакыт, яшьләр була. Ә менә безнең район җирлегендә эш һәм тормыш тәҗрибәсе булган ханымнар волонтерлык үрнәге булып чыкты, алар өчесе дә республика хөкүмәте тарафыннан бүләкләнүгә тәкъдим ителде.