Геройның туганнары
Таулы Дөреш авылында гомер итүче Фалих Хәләфетдин улы Шәрипов Нурмөхәммәт абыйсын сугышка озаткан вакытны бик яхшы хәтерли. «Абыйны фронтка озату әле дә булса күз алдымда. Якты дөньяга уналты бала тудырып, унысын сабый вакытларында ук җирләү кайгыларын кичергән әнием Нурмөхәммәт абый фронтка киткәндә: «Бигрәкләр дә кыю, үткен балакаем. Башкалар өчен үзен корбан итә торган холык бит аңарда. Исән-сау кайтса гына ярар иде», – дип өзгәләнде. Абый яшьтән үк «Мин әйттем!» дип үз фикерен үткәрә белә торган нык холыклы егет булган. Кыю, үткен булмаса, шундый геройлыклар эшли алыр идемени?! 1948 елны әтине Мәскәүгә чакырып хөкүмәт телеграммасы килде. Әти бертуган абыем Нурми Шәриповка сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән «Бөек Ватан сугышы герое» таныклыгын алып кайткач тирә-як халкы умарта күче шикелле гөж килде», – ди Фалих Шәрипов.