«Мин Әхмәтшин урамыннан!»
Күзкәй авылының үзәк урамы Әхмәтшин исемен йөртә. Кем соң ул Әхмәтшин һәм урамга аның исемен кем куйган? Татарстан АССРның 100 еллыгына әзерләнә башлаган көннәрдән алып мин авылыбызның тарихи вакыйгаларын, җирдә матур эз калдырган кешеләренең язмышын өйрәнәм. Кырык елдан артык авыл китапханәсендә эшләү дәверендә бик күп материаллар тупладым. Алардагы кешеләрнең күбесе якты дөньяда юк инде, ә менә катлаулы сыйнфый көрәш чорында колхоз оештырган, авыр елларда колхозны сугыш китергән бөлгенлектән чыгару өчен көчен, вакытын кызганмый, үзен аямый эшләгән, өй тулы балалар үстергән, авылны саклап калган кешеләрнең исемнәре һәм эшләре якты бер истәлек итеп теркәлгән.