Чын полковник
2017 елны Совет милициясенең 100 еллыгы уңаеннан без район Эчке эшләр бүлегендә озак еллар хезмәт иткән ветераннар турында яздык. Язмаларның берсе отставкадагы милиция полковнигы, хезмәт ветераны Роберт Хаҗи улы Муллахмәтовка багышланган иде. Ул 35 ел милициядә хезмәт иткән, 1988-1998 елларда Тукай районы Эчке эшләр бүлеген җитәкләгән. Бүгенге көндә лаеклы ялда, Сосновый Бор поселогында яши. Зыялы, итагатьле, шул ук вакытта егетләрчә тыңгысыз, шаян, җор сүзле Роберт ага беренче очрашуда ук үзенә җәлеп итте. 2018 елны Роберт Хаҗи улы безнең газета оештырган «Тукайлылар Тукайны укый» дигән флешмобта да катнашты. Аннары Роберт Муллахмәтов озак еллар тупланган тамгалар коллекциясен район Эчке эшләр бүлеге музеена бүләк итте.
6 июньдә Роберт Хаҗи улы 80 яшьлек юбилеен билгели. Шул уңайдан ветеранның хезмәттәшләре, дуслары аның белән бергә эшләгән елларын искә алды.