Тел сагында торучылар
Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфыйклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала әлеге сыйфатларга бай булып үсә. Шундый уй-ниятләр белән без «Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр» дип исемләнгән кичә әзерләдек. Балалар белән очрашуга сүз тәмен белүче осталар Зөләйха Закирова, Гөлфия Әһлиева бик теләп, шатланып килделәр.