Бердәм булсак, яшәеш тагын да яхшырыр
Авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю дәвам итә. Быел Тукай районы буенча барлыгы 20 млн сум җыю планлаштырыла, ул акча республикадан 100 млн сумга җитеп кайтачак.
Мусабай Завод авыл җирлегендә дә акча тапшыру актив бара. Җирлек башлыгы Фәридә Әгъләҗева белдерүенчә, быел аны 1 мартка җыеп бетерү максат итеп куелган. Халык бу эшне чыннан да бик кирәксенә. Иртәрәк тапшырган саен, дәүләт акчасы да шулкадәр тизрәк кайтып, төзекләндерү эшләре дә иртәрәк башлана бит.