Бер фоторәсем тарихы
Рәисә Рәүф кызы Фәрхетдинова
1975 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Борды мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлаган. Аннан соң Калмашта, Яр Чаллыда балаларга ана телендә белем һәм тәрбия биргән. Хәзер лаеклы ялда.
«Якты юл» газетасын күптәннән, «Коммунизм байрагы» чагыннан ук укып килә. Хәзергәчә бер дә язылмый калганым юк, ди.
Моңа кадәр газетаны укучы буларак белгән Рәисә ханым күптән түгел редакциягә үзенең язмаларын алып килде. Балачаклары, яшьлекләре сугыш чорына туры килгәннәрнең язмышы турында ул язмалар. Бүген шуларның берсен газета укучыларга тәкъдим итәбез.