Бер нәрсәне дә китереп бирмиләр
Үзем авылда торгач, аның яшәешен эчтән беләм. «Җыеннар башлана икән» дигән хәбәр ишетелгәч, халык гөр килде, фикер уртаклашты. Авылда инде матур традициягә әверелгән бу чараны күпләр көтә икән. Шулай булмый, яшәгән җирен хөрмәт иткән кешегә аның сулышын тою, башкарылган эшләрен, киләчәк планнарын белеп тору мөһим. Ә җыенда авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев , гадәттәгечә, аларның барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде, төрле ярышларда, конкурсларда катнашып, призлы урыннар алып кайтып, авылга дан өстәгән авылдашларның исемнәрен олылап телгә алды. Башланып киткән елда башкарасы эшләрне санады. Аның хисабында китерелгән саннар, исемнәр бөтен зал күрерлек итеп слайдларда чагылдырылды. Очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов, район больницасы баш табибы урынбасары Наилә Гессер, участок уполномоченные Фәнис Зәкиев катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.