Дәвамлы марафон
Тукай районында инвалидлар декадасы кысаларында чираттагы хәйрия марафоны узды. «Игелек кыл» дип аталган мондый чара беренче тапкыр узган ел үткәрелгән иде. Марафон изге күңелле, сәламәт райондашларыбызны җыйды, алар шулай итеп мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм кулын сузды. Фондка 3 млн сум акча тупланды. Әлеге акчаларны ел дәвамында сәламәтлекләре чикле булган, ярдәмгә мохтаҗ якташларыбызга ярдәм итү өчен тоттылар. Район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән оешкан игелекле чара дәвамлы булып чыкты. Быел 13 декабрь көнне икенче мәртәбә хәйрия марафонына инвалидлар hәм шәфкатьле иганәчеләр, җитәкчеләр, район хакимияте хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар, спортчылар, төзүчеләр, дин әhелләре, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр җыелды. Алар янәдән үзләренең олы йөрәкле, киң күңелле, бердәм булуларын күрсәтте. Игелекле гамәл нәтиҗәсендә районның инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче хәйрия фондына 2 млн сумнан артык акча тупланды.