Яңа елдан нәрсә көтәбез?
Әле кайчан гына 2019 елны каршы алган идек, инде 2020 елга аяк басарга да санаулы гына көннәр калып бара. Вакыт дигәнең сизелми дә үтә. Яңа елны һәркем матур өметләр, изге хыяллар белән көтә. Нәкъ менә Яңа елда ниндидер бер могҗиза булыр кебек. Аеруча балалар өчен Яңа ел иң матур, иң күңелле, иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Ул бит матур уй-хыяллар, сихри мизгелләр, кызыклы, мавыктыргыч, иң мөһиме – көтелгән бүләкләр бәйрәме. Без үскән чорда тәм-том салынган капчык иң зур бүләк иде! Авылларда җигелгән тарантаслар белән, гармуннар уйнап, Кыш Бабай белән Кар кызы ул бүләкләрне үзләре таратып йөрер иде. Алма, мандарин, карамель конфетлары, пачкалы вафли-печеньелар булыр иде ул пакетларда. Ә мәктәптә Яңа ел кичәсенә әзерләнү үзе бер вакыйга иде. Спортзалда торган зур чыршыны бергәләп бизибез, аңа кәгазьдән, башка төр материаллардан уенчыклар ясыйбыз. Бүгенге кебек ниндие кирәк шундый уенчыклар тезелеп тормый иде ул чакта кибетләрдә. Рәсем конкурслары, стена газеталары бәйгеләре тагын... Хәзер заманалар бераз үзгәрде, балаларның ихтыяҗлары да күпмедер артты. Өлкәннәр нинди уй-фикерләр белән яши дә Яңа ел алдыннан, балаларыбыз Кыш бабайдан нинди могҗиза көтә? Газета укучыларыбыздан без шул хакта сораштык.