Яңа елны бүләк белән каршылыйк!
2020 елга аяк басарга бик аз вакыт калып бара.
Яңа ел алдыннан без райондашларыбыз өчен чираттагы бәйгене игълан итәбез. «Ишегалдындагы иң матур чыршы» дип атала ул. Әлеге бәйгедә кем тели, шул катнаша ала. Ул өй алдында, йорт тирәсендә, балалар бакчасы, мәктәп, медицина учреждениесе, оешма-предприятиеләр биләмәсендә бизәлгән чыршы булырга мөмкин. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, без бу конкурска катнашучылардан бизәлгән чыршы фотосы һәм бер минутлык видео көтеп калабыз. Бизәлгән чыршы турында сез үзенчәлекле итеп видеода сөйләргә тиеш. Кемнең нәрсәгә фантазиясе җитә. Конкурска эшләрне бары тик yakti.ul76@gmail.com адресы буенча электрон почтага кабул итәбез. Фото һәм видеоларны 24 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 26 декабрьдә редакциядә булачак.