«Якты юл» – тугры дустым
Районның бердәнбер матбугат чарасы – «Якты юл» газетасына язылу дәвам итә. Газета укучыларыбыз район тормышына, аның киләчәгенә битараф түгел. Без, үз чиратыбызда, газетаның даими укучылары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар белән аралашып, басылып чыккан мәкаләләр турында фикер алышабыз, газета эчтәлеге буенча аларның тәкъдимнәрен тыңлыйбыз. Кайбер укучыларыбыз авылларда газетага язылуны оештырырга ярдәм итә, «Якты юл» турында хәтта шигырьләр иҗат итүчеләр дә бар. Район газетасының аларның тормышларында уйнаган ролен күрү, әлбәттә, безнең өчен зур куаныч. Шушы көннәрдә без Иштирәк авылында даими укучыбыз Асия ханым Метшинада кунакта булып кайттык. Без килгән көнне аңа Түбән Кама шәһәреннән бертуганнарыНурия белән Наҗия апа да кайтканнар иде. Кайнар чәйләр эчеп, өстәл артында алар белән бергәләп газета турында сөйләштек.