Әниеңә газета бүләк ит!
Тиздән иң матур бәйрәмнәребезнең берсе – Әниләр көне якынлаша. Әниләребез – безнең иң газиз, иң кадерле кешеләребез. Инсафлы да, шәфкатьле дә, миһербанлы да, ярдәмчел дә, фәрештәдәй изге күңелле дә. Әниләребез булганда көннәр кояшлы, дөньялар түгәрәк, күңелләр канатлы, җаннарыбыз тыныч, табыннарыбыз аларның йөрәк җылысын кушып пешергән тәмле ризыкларыннан сыгылып тора.