Тукайлыларның урыны түрдә
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган республикакүләм тантаналы чара Казанның «Корстон» комплексында узды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, ТР Дәүләт Советы вице-спикеры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Тантанага тармак ветераннары, югары казанышларга ирешкән районнарның агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең, сервис оешмаларының хезмәт алдынгылары, барлыгы 700дән артык кеше чакырылган иде. Алар арасында Тукай районыннан район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация дә бар иде.
Бу мәртәбәле бәйрәмдә тукайлылар игътибар үзәгендә булды. Быел Тукай районы бөртеклеләрнең тулай җыемы (175 мең тонна) һәм һәр гектардан чыккан уртача уңыш (40,4 центнер) буенча иң югары нәтиҗәләргә иреште.