Аның кулында – терлекләр сәламәтлеге
Бүгенге көндә районда 8 эре хуҗалык, 89 крестьян-фермер hәм 19151 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Алар игенчелек, терлекчелек hәм орлыкчылык белән шөгыльләнә. Терлекчелек тармагының җитештерүчәнлегенә ветеринария хезмәтенең ничек эшләве зур тәэсир ясый. Терлекләрнең йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларын искәртү, терлекчелек продуктларының хәвефсезлеген тәэмин итү, район территориясенә республика чикләреннән төрле авырулар кертүне булдырмау кебек мөhим мәсьәләләр ветеринария табибларының иң төп бурычы. Шунысы да мөhим, бу эшчәнлек ветеринария берләшмәсе тарафыннан районда югары дәрәҗәдә куелган. Соңгы елларда районда куркыныч авырулар күзәтелмәве дә, эпизоотик хәлнең иминлеге дә моны дәлилли. Хуҗалыкларда ветеринария хезмәте ничек оештырылган соң? Без «Р-Агро» хуҗалыгына чыгып, ветеринар табибның бер эш көне белән танышып кайттык.