77 елдан соң туган җиренә кайтты
«Һәлак булган соңгы солдат җирләнми торып, сугыш тәмамланмаган санала», – дигән бөек полководец Александр Суворов. Хәер, бу өлкәдә ил һәм республика күләмендә зур эш алып барыла анысы. Аның анык нәтиҗәләре дә бар.
Сугыш кырында башын салган, хәбәрсез югалган дип исәпләнгән якташыбыз Демьян Маклаковның җәсәден шушы көннәрдә, 77 ел узганнан соң, туган авылы Бордыга алып кайтып, авыл зиратына җирләделәр. Шулай итеп, тагын бер совет сугышчысының рухы тынычлык тапты.