25 нче форма: авыл җирлекләре хисап тотты
Район хакимиятендә авыл җирлекләренең беренче яртыеллыктагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә 23 авыл җирлеге башлыгы, аларның урынбасарлары, авыл фельдшерлары, мәктәп директорлары, полиция, социаль яклау бүлекләре вәкилләре һәр җирлектә халыкның яшәеш-көнкүрешенә анализ ясады.