Елның иң баллы вакыйгасы – «Баллы фестиваль»!
17 августта Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында күңелле бәйрәм көтелә. Бу көнне биредә быелгы балдан һәм төрледән-төрле рецептлар буенча әзерләнгән кайнатмалардан авыз итеп булачак. Билгеле, җәй көне уңган хуҗабикәләр кышка төрле ризыклар әзерләү белән мәшгуль. «Баллы фестиваль«дә Тукай районыннан, Чаллы шәһәреннән, республикабызның төрле төбәкләреннән килгән баллы нигъмәтләр белән танышырга мөмкин булачак. Традицион кайнатмалар белән бергә, үзенчәлекле, эксклюзив кайнатмалар да тәкъдим ителәчәк. Конкурслар, кызыклы тамашалар да көтелә.