«Милләтне ярату ана сөте белән керергә тиеш»
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы үз эшен тәмамлады. Аның пленар өлеше Новотроицкое авылының мәдәният йортында оештырылды. Пленар утырыш быел милли проект кысаларында капиталь ремонтланган әлеге бинаны ачу тантанасыннан башланды.
ТР Президенты исеменнән мәдәният йортына матди базаны яхшырту өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. Чарада ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, район башлыгы Фаил Камаев, «Ак калфак» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Кадрия Идрисова катнашты.