«Һәр көн үлем көтеп, ачлы-туклы яшәгән кешеләр бит без»
«Сугыш хәсрәтен күргән әти-әниләребезне, абый-энеләребезне, апа-сеңелләребезне, гомумән, ул авыр елларда тырышып-тырмашып, ачлы-туклы дөнья көткән һәркемне бүгенге тормышка кайтарып карар идем мин. Күрсеннәр иде хәзерге муллыкны. И-и, ничек рәхәт бит хәзер. Тормышның кадерен белегез, балалар, шөкер итеп яшәгез», – ди Новотроицкое авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Фәһимә Борһанова. Ул шушы көннәрдә 95 яшен тутыра.