Һава торышын иң яхшы балалар тәкъдим итә
Газетабыз битләрендә өр-яңа стильдә һава торышы сәхифәсе чыга башлады. Хәзер без аны балаларның фотосурәтләре белән бирәбез. Узган санда райондашларыбызга һава торышын Комсомолец мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы, җырчы кыз, «Йолдызлык» бәйгесенең суперфиналисты Самира Галиуллина тәкъдим итте.