«Мин намус белән хезмәт иттем»
Иске Абдул егете Ришат Нурыев 1983 елда армия сафларына чакырыла. Егеткә Ерак Көнчыгышта хезмәт итәчәксең диләр. «Безне поездга утырттылар. Барабыз да барабыз. Тәрәзәгә карап Ерак Көнчыгышны күз алдына китерергә тырышам. Анда ничегрәк микән дим? Бара-бара кызу була башлады, һава температурасы 50 градуска күтәрелде. Озакламый Кушка шәhәренә килеп җиттек. Анда өч ай укуда булдык. Бер көнне безгә Әфганстанда хезмәт итәчәгебезне хәбәр иттеләр. Өс-башыбызны алыштырдылар да, самолетка утыртып, Әфганстан шәhәре Шиндандка җибәрделәр», – дип искә ала ул елларны Ришат Нурыев.