Чәкчәк бәйрәменә көтәбез!
Газетабызның узган санында Тукай районында чәкчәк пешерүчеләр арасында конкурс игълан иттек. Бүгенге көндә бәйгедә катнашырга 15 кеше теләк белдерде. Сайлап алу турына чаклы аларның саны күбрәк тә булыр дибез. Сайлап алу туры 22 февраль көнне сәгать 11дә Круглое Поле поселогының мәдәният йортында үтәчәк. Бу көнне осталар 15 йомыркадан чәкчәк пешереп алып килә. Чәкчәкләрнең тышкы кыяфәте, бизәлеше игътибарга лаек. Һәм, әлбәттә, тәме.
Җиңүченең чәкчәге «телләрне йотарлык» булырга тиеш. Хуҗабикәләр үзләренең эшен матур итеп күрсәтергә, тәкъдим итәргә тиеш була.
Дистәләгән оста кулинарлар арасыннан иң яхшыларын сайлап алырга безгә, әлбәттә, мәртәбәле жюри ярдәм итәчәк. Сайлап алу турыннан соң финалга 7 оста үтә. Алар «Энергетик» мәдәният йортында 4 мартка билгеләнгән шоу-программаның төп геройлары булачак.