Әтиеңә бүләк яса!
Минем әти – ул яклаучыбыз да, саклаучыбыз да, терәгебез дә. Нәкъ менә шундый сүзләрдән башлар иде һәркем үз әтисенә әйтәсе килгән котлау сүзләрен. Үскән нигезебезнең тоткасы булган әтиләребез, аларның илебезгә күрсәткән батырлыгы, хезмәттә ирешкән уңышлары, яраткан шөгыльләре хакында горурланып сөйли алабыз.