Авыл чаң суга – почтальон юк
Күзкәй җирлегендә авыл җыены мәдәният йорты тулы халык белән үтте. Димәк, алар авыл тормышына, аның яшәешенә битараф түгел. Бер караганда, матур яшибез: һәр йорт газ белән җылытыла, су өйгә кергән, урамнар яктыртылган, кар яуган саен һәр урамны ялт итеп чистартып чыгалар, атнасына ике тапкыр, сәгате-минуты белән чүп машинасы килә, утның сүнеп торганы юк. Ләкин ашаган белми, тураган белә дигәндәй, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевның отчетын тыңлаганнан соң, боларның берсенең дә ансат кына барлыкка килмәвен аңлыйсың.