Кунакка әфганчы Кыш бабай килде
Хәзерге заманда нинди генә Кыш бабайлар юк? Полиция Кыш бабае, Татар Кыш бабае, редакция Кыш бабае һәм башкалар. Бөтен дөнья ниндидер бер могҗиза көткән көндә, 31 декабрьдә, өебезгә Кыш бабай килеп кергәч: «Бу ни хикмәт?» дип, башта аптырашта калдык. Дөрес, Кыш бабай үзе генә түгел иде, аның белән районыбызда игелекле эшләр эшләргә ярата торган асыл ирләребез – Әфганстанда хезмәт итеп кайткан егетләр дә бар иде. Баксаң, бу әфган Кыш бабае икән. Бу егетләр безне һәм минем оныкларымны Яңа ел белән котларга килгәннәр. Буш кул белән килмәгәннәр, ә ишле гаилә өчен бүләк итеп бик кирәкле булган табак-савытлар алганнар. Ә өч оныгыма тәм-том да җыйганнар.