Дәүләт ярдәме: мал асраган өчен нинди субсидияләр каралган?
Кече, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итү мәсьәләсе республика күләмендә җитди тора. Әле күптән түгел ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында республикакүләм семинарлар узды. Аларда халыкка терлек асрау буенча ярдәм итәргә кирәклеге ассызыкланды. Татарстанда бүгенге көндә фермерларга ярдәм итү өчен 20дән артык программа гамәлгә ашырыла. Республика бюджетыннан терлек асрау өчен технологик җиһазлар сатып алуга, юллар төзекләндерүгә, фермалар төзүгә, дәүләткә сөт сатуга һәм башка күп төрле очраклар өчен субсидияләр бирелә. Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турындагы закон эшли башлауга 3 ел. Быел гына шундый хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 548 миллион сум акча бүлеп бирелгән.