Изге кешеләргә алкышлар!
Районда инвалидлар декадасы «Изгелек кыл» хәйрия марафоны белән тәмамланды. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр hәрчак кайгыртуга һәм җәмгыять тарафыннан игътибарга мохтаҗ. Кешеләр еш кына үз җилкәләренә авырлык төшкәч кенә аларның хәлен аңлый. Ә бит инвалидларга никадәр игътибар, ярдәм, акчалата чыгымнар кирәк! Дөрес, алар дәүләт кайгыртуын тоеп яши, тик, кызганычка каршы, бу гына җитми. Быел инвалидлар декадасы барышында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев райондашларга авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм фонды оештыру турында фикерен җиткерде. Бәхеткә, бу башлангычны хуплаучылар күп булды.
Безнең район җирлегендә 2921 инвалид яши, шуларның 160ы сабыйлар. «Энергетик» мәдәният йортында узган марафонда бик күп кешеләрдән: «Без ярдәм итмәсәк, тагын кем?!» дигән сүзләр еш яңгырады. Районның инвалидлар җәмгыяте каршындагы ярдәм фондына бу көнне 2 127 607сум акча тупланды. Әлеге сумманың тиененә кадәр авыр тормыш сынавы кичерүче якташларыбызның хәлен җиңеләйтүгә тотылачак.