3 декабрьгә кадәр салымнарны түләгез
Транспорт, җир, милек салымнарын вакытында түләргә санаулы көннәр калды. Кызганычка каршы, авыл җирлекләренең бюджетын тәэмин итүче бу салымнар Тукай районында 50 процент кына җыелган. Районның финанс-бюджет палатасы белгечләре суд приставлары белән берлектә Шилнәбаш авылына барып 2016 ел өчен бурычлыларны эзләде.