Разил Вәлиев: «Мин Тукай районында чит-ят кеше түгел»
19 октябрь көнне районыбызда онытылмаслык күркәм чара узды. Беренче тапкыр ерак араларны якын итеп, Республикабызның танылган шәхесләре, күренекле әдипләре – Данил Салихов, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Госман Гомәр, Тәлгать Галиуллин, Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Фәүзия Солтан, Рифә Рахман, Газинур Моратов, Вахит Имамов, Факил Сафин, Гөлзадә Сәфиуллина, Ркаил Зәйдулла, Рифат Җамаллар районыбызга килде.