Данил Салихов: «Фәннур Сафинның 75 еллыгына китап чыгачак»
Көзләрдә дә язлар кабатлана шул... Кырдан ипекәйләр җыеп алынды, терлекләргә әзерләгән печән рулоннары, таудай биек булып, ферма янәшәсенә кайтып урнашты. Табигать, алтынсу төскә кереп, кышкы йокыга әзерләнә. Күңелләрне дә, ничектер, моңсулык, сагыш баса. Менә шундый бер күчеш чорында район хакимияте башлыгы Фаил Камаев бер төркем язучыларны районга иҗади сәяхәткә чакырды. Мондый зур чараның сәбәбе дә бар иде – якты дөньядан бик иртә китсә дә, бай әдәби мирас калдырган райондашыбыз, Күзкәй авылы улы, шагыйрь Фәннур Сафинның 70 еллык юбилеен бергәләшеп, олылап искә алу.