Бездән дә нык сөенгән кеше булды микән?
Авылыбыз бик матур, төзек. Яңадан-яңа йортлар калкып чыга, ихата-кураларны заманча итеп төзиләр. Өйләребезгә су, газ кергән. Шәһәрдәгечә мәдәният йорты, көндез ятып дәвалана торган амбулаториябез бар, анда бай тәҗрибә туплаган медиклар эшли. Ни әйтсәң дә, авыл картая, ә бүгенге өлкәннәребез сугыш чоры, аннан соңгы авырлыкларда күп газаплар, мәхрүмлекләр күреп, авылны саклап калган кешеләр. Шуңа күрә больницабыз (без аны, элеккечә, шулай дип йөртәбез) бик кадерле, кирәк безгә. Күңел белән аны яңартуны, стационар итеп ачуларын көтәбез дә бит, бәлки әле ул көн дә килер. Югыйсә, дәва чаралары узганнан соң күрше авылдан килә торган авырулар юлга чыгып, узучы машина көтәләр. Алай иткәч, дәваның файдасы да аздыр. Тик хат язарга алынуымның максаты башка иде әле. Боларны больницасыз яши алмганга, сүз уңаенда гына әйттем.